+4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 Мая 2018, 07:57

Ахирәтен коткарыганда һәлак булган

Тверь өлкәсендә яшәүче 16 яшьлек кыз суга батып үлгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
30 майда ике кыз Вышневолоцкий сусаклагычында ял иткән була.

Ахирәтләрнең берсе суда бата башлагач, икенчесе аны коткарырга ташлана. Тиз арада дус кызын яр читенә китерә ул, әмма үзе судан исән-имин чыга алмый. Кызның үле гәүдәсен берникадәр вакыттан соң гына табалар.

Әлеге вакытта бу фаҗигане тикшерү бара.