– Былтыр әлеге проектны гамәлгә ашыруга Русиянең барлык төбәкләре дә кушылмады. Башкортстанда да программада 23 муниципалитет кына катнашты. Шулай булуга карамастан, Русиянең Төзелеш министрлыгы проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча төзегән рейтингта республика сигезенче урынны алды, – диде республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Николай Хорошилов журналистлар белән очрашу вакытында.
Быел проектны гамәлгә ашыруда барлык 63 муниципалитет та катнашачак. Ихаталарны һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә 1 миллиард 66 миллион сум юнәлтеләчәк, шуның 891 миллионы – федераль, 175 миллионы республика бюджетларыннан бүленә. Былтыр бу сумма азрак иде.
Агымдагы елда төзекләндере-ләсе ихаталар саны элекке күләмдә калса, җәмәгать территория-ләренеке былтыргы 37дән 119га кадәр арткан.
Узган елда проектны гамәлгә ашыру җитешсезлекләрне дә ачыклады. Беренчесе һәм иң җитдие эш башлау вакытына кагыла: берничә район гына объектларны төзекләндерүгә июнь-июль айларында тотынды, калганнары эшне август-сентябрьдә башлады. Соңга калуның үз сәбәпләре дә бар иде: бөтен җирдә дә конкурс чараларын беренче тапкырдан үткәреп булмады, проектлар озак әзерләнде, экспертизалар үткәрү сузылды. Былтыргы хаталар исәпкә алынган: быел ихаталарны төзекләндерү июньдә үк, ә җәмәгать территорияләрен 1 июльдән башлау планлаштырыла.
Республикада графиктан алда баручы төбәкләр дә бар: 44 ихатада һәм территориядә эшләр башланган да инде. Сүз Нефтекама, Межгорье шәһәрләре, Дүртөйле, Белорет, Зианчура һәм Архангель районнары турында бара. Тагын ике нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: бу фикер алышуларның “подъезд алды митинглары” формасында үтүе һәм гамәлгә ашырырга тәкъдим ителгән проектларның тиешле дәрәҗәдә булмавы.
Уфада тавышка куелган ун территориянең икесе җиңгән. Шуларның берсе – Кашкадан паркы.
Республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры Сергей Афонин белдерүенчә, паркны төзекләндерү өчен быел бюджетта 122 миллион сум каралган. Монда волейбол мәйданчыгы һәм тамашачылар өчен трибуна куелачак, тренажерлар һәм велоюллар белән спорт мәйданчыклары җиһазландырылачак, тротуар плитәсе алыштырылачак, агачлар һәм куаклар утыртылачак, шулай ук күл буе төзекләндереләчәк. Реконструкция тулысынча киләсе елда тәмамланырга тиеш.
Алдагы елларга смета төзегәндә дә халык фикерен исәпкә алырга вәгъдә итәләр: тавыш бирүдә быел “җиңелгән” объектлар киләсе елда төзекләндерелү хокукына ия.
Гомумән алганда, республика шәһәр һәм районнарын төзекләндерүгә һәртөрле программалар ярдәм итә. Дәүләт җыелышы-Корылтайның Бюджет, салым, инвестиция сәясәте һәм территорияләр үсеше буенча комитеты рәисе Рузалия Хисмәтуллина белдерүенчә, Башкортстанда урындагы халык актив роль уйнаган төзекләндерү проектлары 2014 елдан гамәлгә ашырыла. 2015 елда республикада башка субъектларда булмаган “Эшлекле гамәлләр“ партия проекты старт алды. Ул республика һәм урындагы бюджетлардан финанслауны, шулай ук халык акчасын җәлеп итүне күз уңында тота. Өч ел эчендә халыкның көнүзәк проблемаларын хәл итүгә 850 миллион сум акча юнәлтелгән: шуның 650 миллионы республика бюджетыннан, 150се урындагы бюджетлардан, калган акчаны урындагы халык җыйган. Бу вакыт эчендә 2800 объект төзекләндерелгән. Сайлаучылар наказын үтәү өчен булдырылган проект федераль дәрәҗәгә җитте: былтыр аны гамәлгә ашыруга Дәүләт думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары кушылды.
Урындагы башлангычларга нигезләнгән программа да республика бюджетыннан финанслана. Былтыр ул Уфада гына эшләп килгән иде, быел аңа янә 12 шәһәр кушылган.
– Сигез ел элек республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов башлангычы белән Башкортстанда Русиядә беренчеләрдән булып ихаталар төзекләндерелә башлады. Шулай ук торак пунктларда урамнарны яктыртуны яңарту программасы кабул ителде. Авыл биләмәләренә финанс ярдәме күрсәтелә, – дип ассызыклады Сергей Афонин йомгаклау сүзендә.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.