+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 Июня 2018, 07:29

Миякә умартачыларының даны таралсын!

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов гражданнарны кабул итү үткәрде. Төбәк җитәкчесе алар белән авыл хуҗалыгы, төзелеш, инфраструктураны һәм территорияләрне үстерү мәсьәләләрен тикшерде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Миякә районының крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илдус Гомәров Рөстәм Хәмитовка умартачылык өлкәсендәге проектлары турында сөйләде. Аерым алганда, ул республиканың көньяк-көнбатыш өлешендә тармак музее, ял итү өчен йортлар булдырып һәм апитерапия мөмкинлекләрен кулланып, умартачылык хуҗалыгы төзергә, шулай ук “Апимондия-2021” Халыкара умартачылык буенча конгресс программасына Миякә умарталыкларына баруны кертергә тәкъдим итте.

Республиканың атказанган табибы Венера Хөсәенова төбәк җитәкчесеннән Бәләбәй үзәк район дәваханәсенең бала тудыру бүлеген капиталь ремонтлауны тәмамлау өчен тиешле чаралар күрүне үтенде.

Кабул итү нәтиҗәләре буенча министрлыкларга һәм ведомстволарга, шулай ук муниципалитет җитәкчеләренә тиешле күрсәтмәләр бирелгән.

Олег Яровиков фотосы.