+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 Июля 2018, 21:00

Каникуллар кайгы китермәсен!

Быел республикада балаларның җәйге ялы ничек оештырылды?Каникуллар башланганга бер ай үтеп тә китте. Кемнәрдер диңгез суларында коенып, көньяк кояшында кызынып кайтты, кемнәрдер шәһәр яны лагерьларында беренче сменада булып, җәй буена җитәрлек тәэссоратлар алды.

Добавить в предпочтительные источники Google
1 июньнән мәктәп укучылары өчен көндезге (мәктәп) лагерьлары ишекләрен ачкан иде. Быел мәктәп, өстәмә белем бирү учреж­дениеләре һәм спорт үзәкләре базасында 1466 көндезге лагерь эшләде. Гадәттә, мәктәп лагерьларында кече яшьтәге укучылар ял итә. Төрле күңелле чаралар, уеннар, экскурсияләр белән баетылган ял мизгелләре балаларга аеруча ошый. Көндезге лагерьга йөрүчеләрне тукландыру да яхшы оештырылган. Иртәнге һәм төшке аш өчен һәр балага бюджеттан — 108 сум, ә өч тапкыр тукланган очракта 160 сум акча бүленә. Әлбәттә, балаларның ялы өчен ата-аналарга да бераз акча чыгарырга туры килә, тик алар мә-дәни һәм күңел ачу программалары өчен генә түли. Шәһәр мәк­тәпләрендә бу сумма 2 меңнән 4,5 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Күпчелек очракта бу оешты­ручыларның нинди чаралар сайлавыннан тора: бассейнга, кинотеатрга, паркка, батут үзәклә­ренә, музейларга бару, теплоходта йөрү. Авыл мәктәпләрендә көндез-ге ял лагерьлары түләүсез.
Мәгариф министрлыгыннан алган мәгълүматлар буенча, быел республикада 362 мең баланың җәйге ялы оештырылган рәвештә төрле лагерьларда үтә. Республикада җәйге чорда 107 шәһәр яны ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары ачылды. Балаларның ялы биредә сменалап оештырыла, һәр смена 21 көн дәвам итә. Ведомство лагерьларына юлламалар үз хезмәткәрләре өчен ярыйсы ук арзанга төшә, бу оешма җитәкчеләренең чыгымнарны үз өсләренә алуыннан тора. Ул оешмада эшләмәгән кешеләр балаларының ялы өчен юллама хакын тулысынча түли.
Муниципаль шәһәр һәм район лагерьларында ял итү күпкә арзанрак, ул 16-20 мең сум чамасы тора. Мондый лагерьларга балаларны район хакимиятеннән бушлай җибәрәләр.
Шулай ук, республикадагы 34 шифаханәдә балалар һәм үсмер-ләр сәламәтлеген ныгыта. Бүген укучылар 985 хезмәт һәм ял лагерена, хезмәт берләшмәләренә җәлеп ителгән. Табигать кочагын­да ял итәргә, походларга йөрергә яратучы кызлар һәм егетләр өчен палаткалы 16 лагерь булдырыл­ган.
Авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм үсмерләрнең ялын оештыруга аеруча зур игътибар бирелә. Быелгы җәйдә аларның 90 меңе ялларын лагерьларда үткәрә.
Шунысы мөһим: җәйге яллар кайда гына, ничек кенә үткәрелсә дә, балалар өчен хәвеф-хәтәрсез, әти-әниләр өчен борчылуларсыз булсын иде.

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.