Шундый көйле, бер-берсен тулыландырып торучы тармаклары булган җәмгыять оештыру өчен аның җитәкчесе Виктор Зининга чирек гасырдан артык вакыт кирәк булган. 90нчы елларда шәһәрнең сәнәгать зонасында төзелеш блоклары җитештерүдән башланган предприятиедә бүген эшләр ике базада оештырылган. Металл эшләнмәләр цехы, күргәзмәләр мәйданчыгы, заказлар кабул итү салоны, азык-төлек, көнкүреш һәм төзелеш материаллары кибетләре бар.
Вакыт үтү белән яңа, заманча продукция җитештерү үзләштерелә бара. Моның өчен кирәкле станок-җиһазлар сатып алына. Үзләренең тимерлеге дә бар. “Прогресс”та профнастил, койма-капка, ишек, рәшәткә, теплицалар, мунча мичләре, мангаллар, чатырлар, хуҗалык өчен башка бик күп кирәк-ярак тәкъдим ителә. Коллективтагы үз эшенең осталары стандарт булмаган эшләнмәләрне дә һич авырсынмыйча ясап бирә. Уртача алганда, биредә бер айда 2,5 миллион сумлык продукция җитештерелә.
Җәмгыять җитәкчесе Виктор Зинин – район советы депутаты, предпритие-дә эшләүчеләр тулы социаль пакет белән тәэмин ителә. Гомумән алганда, “Прогресс+” 90 кешене эшле иткән. Биредә яшьләр дә хезмәт сала, тәҗрибәле осталар да бар. Без аңа, атамасына тугры калып, ышанычлы адымнар белән алга баруын телибез.
Резеда НУРТДИНОВА.
Дүртөйле районы.