+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 Июля 2018, 05:38

Бүген Айга карап уйланырга була...

Бүген кич күк йөзендә гаҗәеп күренеш — тулысынча Ай тотылуын һәм Марсның кояшка капма-каршы булган ноктада торышын күзәтергә мөмкин булачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Мондый күренеш 25 мең елга бер күзәтелә. Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдерүенчә, Ай яисә Кояш тотылу, планеталарның бер рәткә тезелүе кебек табигать күренешләре кешеләрнең сәламәтлегенә йогынты ясамый.
— Бу төн бары тик гадәттәгедән караңгырак булачак, — ди белгеч.
Шулай да, Айның йогынтысы микән, бүген кайбер төбәкләрдә һава торышы кискен үзгәрә. Әлегә кадәр безнең якларда булган 30-31 градус эсселек Мәскәүгә китсә, ял көннәрендә республикада температураның кискен төшүе көтелә.