— Игорь Владимирович, сүзне районда төзекләндерү эшләренең ни рәвешле алып барылуыннан башлыйк әле. Бу мәсьәлә ничегрәк хәл ителә?
— Билгеле булуынча, район территориясе 198 мең гектар тәшкил итә. Анда 22 авыл Советы биләмәсе, 87 авыл урнашкан, 32 мең кеше яши. Районның социаль-икътисади үсеш планы төзекләндерү, төзелеш, юлларны реконструкцияләү, ремонтлау, урамнарны яктырту мәсьәләсе, суүткәргеч челтәрен үткәрүдән башлап, гомумән, бөтен территория үсешен күзаллый. Әлбәттә, бу бер көн эчендә башкарыла торган эш түгел, ул һәрдаим игътибар, планлы рәвештә финанслау таләп итә.
— Соңгы вакытта эш нинди юнәлешләрдә алып барыла?
— Алар бик күп. Иң беренче чиратта, су челтәрен яңарту һәм авыл халкын эчәр су белән тәэмин итү буенча муниципаль район хакимиятенең һәм авыл Советы биләмәләренең актив эшен билгелисем килә. Берничә ел элек без анализ үткәрдек һәм шундый нәтиҗәгә килдек: суүткәргечләр искергән һәм тиз сафтан чыга, су башнялары һәм каптажлар җимерелә. Авыл Советы биләмәләренә без торбаларны район бюджеты исәбенә алып, халык ярдәмендә алыштырдык.
Су белән тәэмин итү проблемасын хәл итсәк тә, кискен торганнары әлегә бар. Әйтик, Югары Манчар, Этәй, Карабаш, Череккүл, Ябалак авыл Советы билә-мәләрендә эчәр су сыйфаты мәсьәләсе ачык кала. Без әлеге вакытта шуны хәл итү юлларын эзлибез.
— Бүген чишмәләр һәм коелар торышы ничек?
— Район территория-сендә йөзләгән чишмә һәм кое бар. Су чыганакларының барысын да даими контрольгә алу мөмкин түгел, әлбәттә. Әмма без халык даими рәвештә файдаланганнарын төзекләндереп, тәртиптә тотарга тырышабыз. Бүген авылларда 67 чишмә һәм кое файдаланыла. Райондашлар әлеге су чыганакларына килә-чәктә дә сакчыл карашта булыр, дип ышанам.
— Район авылларында урамнарны яктырту мәсьәләсе ничек хәл ителә?
— Соңгы елларда барлык авыл Советы биләмәләрендә халыкның актив катнашлыгында урамнарны яктырту лампалары, җиһазлар торышына ревизия ясалды һәм аеруча көзге-язгы чорда аерым төбәкләрдә халыкның канәгать-сезлек белдерүе ачыкланды. Шуны исәпкә алып, республика бюджеты ярдәмен-дә берничә елда барлык авылларда да әлеге мәсьә-ләне хәл итүгә ирештек. Әйтик, соңгы биш елда районда 39 чакрым электрүткәргеч сузылды һәм 1621 лампа куелды. Бүген урамнарда һәм ишек алларында 4052 фонарь яна.
— Игорь Владимирович, район халкын юл торышы мәсьәләсе дә борчый. Бу юнәлештә нинди эшләр башкарылды?
— Әлеге юнәлештә дә максатлы эш алып барыла. Республика бюджеты, “Юл фонды”ның финанс чыганакларын кулланып, 33 чакрым арага ком-таш түшәл-де, 8,3 мең квадрат метр мәйданда асфальт катламына ремонт эшләнде. Муниципаль район хакимиятенә биләмәләр ихтыяҗы өчен Петр тавы карьерыннан ком-таш алуга рөхсәт алынды.
Муниципальара юлларны ремонтлау буенча да эшләр җәелдерелде. Әйтик, Югары Манчарда асфальт түшәлсә, бүген Андреевка, Исәнбай, Йонны юнәлешләрендә эш дәвам итә.
— Зиратлар торышы турында да әйтеп үтсәгез иде.
— Районда гамәлдәге һәм ябылган 106 зират исәпләнә. Биләмә хакимиятләре халыктан җыелган, аерым кешеләрнең иганә ярдәме средстволары исәбенә коймаларны яңарту, әйләндереп алу, инвентарь саклау өчен йортлар төзү, корыган агачларны кисү белән шөгыльләнә. Быел дүртесендә коймалар алыштырылды, инвентарь саклау өчен ике йорт төзелде.
— Һәйкәлләр белән эшләр ничек тора?
— Соңгы ун елда районда искергән һәйкәлләрне яңарту һәм яңаларын төзү буенча зур эш башкарылды. Биш ел эчендә төрле республика проектлары һәм урындагы бюджет, халык средстволары исәбенә Теләпәндә, Төкәй-Тамакта, Аначта, Аккүздә, Исәнбайда, Кадердә, Бишкурайда, Дөмәйдә, Этәйдә, Лаяштыда, Кужбахтыда, Түбән Яркәйдә, Иске Күктауда, Сүл-тедә, Яңа Аташта яңалары төзелде.
Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә багышланган һәйкәлләр һәм аларның территорияләрен тәртиптә тоту да көнүзәк бурычлардан. Быел 9 майда Андреевкада — “Кайгыручы ана”, 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә — Игмәттә, шулай ук район үзәгендә “Тылдагы хезмәтчәннәргә һәм сугыш елы балаларына” һәйкәлләре ачылды. Болар өчен акчаны барлык район халкы белән җыйдык. Әлеге эш киләчәктә дә дәвам итәчәк.
— Безнең район —“Урындагы башлангычларны яклау программасы”нда иң актив катнашучы. Игорь Владимирович, шушы хакта да берничә сүз әйтеп үтсәгез иде?
— Быел, конкурс турындагы положениенең барлык таләпләрен үтәп, барлык 22 авыл Советы да җиңүче дип билгеләнде һәм катнашу хокукы алды. Аның кысаларында без Базытамак, Исәнбай, Этәй, Иштерәк, Йонны мәктәпләренең, Кужбахты, Ябалак балалар бакчасы биналарының түбә-сен ябуны, тәрәзәләрен алыштыруны планлаштырдык. Шулай ук, Дөмәйдә, Яңа Аюда, Рсайда, Иске Күктауда, Сүлтедә күпер ремонтлау, урамнарга ком-таш салу күзаллана. Шәммәттә, Андреевкада, Түбән Череккүлдә — су белән тәэмин итү системасын, Кадердә, Исәмәттә, Игмәттә авыл клубларын ремонтлау, Югары Яркәйдә ял паркына — уен комплексы, Бишкурай, Ишкар, Үрмәт авыл Советы биләмәләренә трактор сатып алу планлаштырыла.
— Төбәкләрне чисталыкта һәм тәртиптә тоту буенча эш ничегрәк алып барыла?
— Биләмә хакимияте хезмәткәрләре территорияләрне төзекләндерү, урман полосаларын тазарту, корыган агачларны кисүдә актив катнаша. Киләсе елдан, федераль закон таләпләренә ярашлы, каты көнкүреш калдыкларын җыюның яңа формасына күчү күзаллана. Шуңа бәйле чүп түгү урыннары ябылачак һәм анда чүп түгү тыелачак. Моңа кадәр калган чорны нәтиҗәле кулланырга тырышабыз, закон таләпләрен һәм күчү тәртибен аңлату максатында гражданнар җыеннары үткәрәбез.
Урамнарыбыздагы чисталык һәм тәртип үзебездән тора. Шуңа күрә райондашларны үз хуҗалыгыбыз янындагы чүп үләннәрен чабуны, тирә-ягыбызны чиста тотуны үтенәбез. Күршеләр, авылдашлар белән берләшеп, шимбә өмәләре үткәрүне матур гадәткә кертсәк, барлык тирә-як ялт итеп торачак.
— Әңгәмә өчен зур рәхмәт, Игорь Владимирович! Билгеләнгән максатларның барысы да чынга ашсын, районыбыз һәрвакыт чиста һәм төзек булсын иде.
Лилия ЙОСЫПОВА әңгәмәләште.