Әлеге сәгатьләрдә ВДНХ-Экспо залында "Берәм Русия" партиясенең республика төбәк бүлекчәсе оештырган медиафорум дәвам итә. Форум бер үк вакытта ике мәйданда бара. Анда республика телевидениесенең үсеше, киңкүләм мәгълүмат чараларының бүгенге роле турында сүз бара.
Милли телерадиотапшырулар ассоциациясенең генеральный директоры Александр Широких илнең төрле төбәкләрендәге урындагы телевидениенең үсеше турында сөйләде.
Шул ук вакытта чарада Интернет-журналистиканың милли киңкүләм мәгълүмат чараларына йогынтысы турында сөйләшү булды.