"Бердәм Русия" партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе оештырган медиафорумда бәләкәй шәһәрләрдәге, районнардагы телевидениене борчыган мәсьәләләр дә күтәрелде.
Илнең бәләкәй шәһәрләренең телевидениесе турында Күмертау телевидениесенә нигезләнеп сүз барды. Анда муниципаль телекомпаниеләрне саклау турында хокукый базалар кирәк булуы сызык өстенә алынды.
Урындагы телевидениенең түләүле булуы - бу өлкәнең үсешен тоткарлаучы мөһим чараларның берсе, диде чарада чыгыш ясаучылар.