+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 Сентября 2018, 07:12

Җир тетрәгәндә нишләргә?

Бүген иртәнге сәгать дүрттә булган җир тетрәү бик күпләрне куркытты. Уфаның Дим районында кайберәүләр хәтта фатирларыннан йөгереп чыгып, таңны урамда каршылаган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Халыкны бу очракта нишләргә, дигән сорау борчый.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр ведомствосында түбәндәгеләрне белдерделәр.

Идәнгә ятыгыз, башыгызны һәм муеныгызны кулларыгыз белән каплагыз. Тәрәзәләрдән, асып куелган әйберләрдән, көзгеләрдән, биек җиһазлардан, авыр предмет тутырылган көнкүреш приборларыннан һәм шкафлардан ерак торыгыз. Бинада булсагыз, җир тетрәү вакытында шунда калыгыз. Караватта булсагыз, тормагыз һәм бөркәнеп ятыгыз.

Шулай ук белгечләр ут яндырмаска, балконга чыкмаска киңәш итә.