+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 Сентября 2018, 11:21

Нәрсә ул КОИБ?

Сайлауларның гадел булуын тәэмин итүче электрон корылма башка төбәкләрдән дә җәлеп ителәчәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев, 9 сентябрьдә үтәчәк сайлауларда 1.5 миллион сайлаучының тавышы КОИБ ярдәмендә саналачак, дигән иде. Бүген Үзәк сайлау комиссиясендә бу корылманың ничек эшләве турында сөйләнелде.

КОИБ - тавышларны тиз арада санаучы электрон корылма. Шулай ук, ул башка төрле ялгышларга да юл куелу ихтималлыгын чикли.
Киләсе сайлауларда сайлау участокларының 811е шушы корылма белән җиһазландыралачак. Өстәмә "Сайлау бюллетеньнәрен комплекслы эшкәртү" электрон приборлары Удмуртия Республикасы, Чиләбе, Ырынбур, Курган өлкәләре һәм Пермь краеннан алыначак.