"Яшелләр" партиясенең республикадагы төбәк бүлекчәсе, башка партияләр белән чагыштырганда, күптән түгел барлыкка килде. Шулай булса да, экология проблемалары белән көрәшүче бу партия зур эшчәнлек алып бара.
- Әгәр дә партияләр бер сайлаулардан икенчесенә кадәр нәтиҗәле эшләмәсә, сайлау алды кампаниясендә генә күп тавышлар җыюга өметләнәсе түгел. Без дә гражданнарны борчыган сораулар белән даими мәшгуль. Бүген дә, мәсәлән, Михайловка поселогыннан законсыз агачлар кисү турында хәбәр булды. Шунда ук урынга чыктык.
Бу сайлауларга бездән 113 кандидат депутатлыкка дәгъва итә. Бу - безнең өчен үзе үк югары күрсәткеч, - диде "Яшелләр" партиясенең республикадагы төбәк бүлекчәсе рәисе Руфина Шәһапова.