+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 Сентября 2018, 06:16

Сайлауга барсаң, сәламәт булырсын!

Башкаланың 303нче сайлау участогында "Сәламәтлек үзәге" оештырылган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Биредә "Физик культура һәм сәламәтлек диспансеры" белгечләре эшли. Сайлаучылар кан басымын, күзләрен, йөрәгенең сәламәтлеген тикшертә, кайбер анализлар да тапшыра ала.

Сайлау участогына беренчеләрдән булып килүчеләр мондый хезмәт күрсәтелүеннән бик канәгать. "Сәламәтлек үзәге" участок ябылганчы эшләячәк.


- Безнең диспансерда ел әйләнәсенә бушлай медицина тикшеренүләре оештырылган, - ди диспансерның баш табибы Әнвәр Сәлахов. - Республикада яшәүче һәр кеше, безгә килеп, кирәкле тикшеренүләр үтә ала. Башкаланың Блюхер урамы, 1 санлы йортта урнашкан диспансерга рәхим итегез!