Атна эчендә бер шәһәр өчен ике үсмер үлеме күбрәк түгелме? Бу бит әле, токсикомания очраклары илдә елдан-ел кими, дип лаф орган бер заманда! Токсикомания турында без нәрсә беләбез һәм ни өчен бу бәлагә һаман да җитди игътибар бирмибез? Югыйсә, медицина күзлегеннән караганда, токсикомания, наркомания кебек үк, психоактив матдәләргә бәйлелек дигәнне аңлата, аларның әллә ни аермасы юк. “Балалар наркоманиясе” дип аталган токсикоманиягә каршы юридик яктан көрәшү авыр, шуның белән дә ул нык җитди проблема булып тора.
Балалар токсикоманиясе Русияне 90нчы елларда басып алган иде. Эпидемияне җиңәргә мөмкин булды, ләкин берничә ел элек үсмерләр арасында “сниффинг” дип аталган зәхмәт тарала башлады. Ул зажигалка өчен тәгаенләнгән газларны иснәүдән гыйбарәт. Аның белән күпләр мәктәптә таныша. Кайберәүләр тәүге тапкыр 10-11 яшьтә татып карый. Балалар төркемнәргә җыела, ә газ парларын иснәү – үзеңне шушы төркемгә керүеңне дәлилләүче ысул. Коллективизмның бу ялган тойгысы токсикоманнар сафына әледән-әле күбрәк үсмерне җәлеп итә. Газны баллонның үзеннән исниләр, яки алдан пакетка яисә пластик шешәгә сиптерәләр. Бер зур баллон берничә кешегә җитә. Газ составына пропан, бутан һәм изобутан керә. Бер баллон 50-150 сум тора.
Мондый тәҗрибәләрне үсмерләр гадәттә шаяру, вакыт үткәрү һәм яңа тойгылар кичерү итеп кабул итә. Бер яктан, газны теләсә кайда сатып алып була, икенче яктан, аның наркотиклар кебек кире образы юк. Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы Евгений Брюн, сниффинг – кешеләргә хас булганча, психик халәтне үзгәртергә омтылуның бер күренеше, дип исәпли.
Сниффинг кешеләргә төрлечә – 30 секундтан 10 минутка кадәр тәэсир итә. Кемдер – берни дә тоймаска, кемдер “икенче дөньяга” кереп китәргә мөмкин. Еш кына газдан баш әйләнә, хәлсезлек сизелә, кул-аяклар чәнчә, укшыта, кайчак галлюцинацияләр күзәтелә. Болар барысы да – агулану билгеләре. Һәм шушыннан күпләр ләззәт ала. Аннары озак кына үз аңнарына кайталар.
Сниффинг турында күбрәк беләсегез килсә, “Ютуб”та төрле сюжетлар тулып ята: кызыклары да, кызганычлары да бар. Ләкин соңгы арада шаярулар кимеде, чөнки теге яки бу төбәктә газ иснәп үлгән үсмерләр турында мәгълүматлар пәйда була башлады. Һәм менә Уфа да шундыйлар сафын тулыландырды.
Бу зәхмәткә каршы һәр төбәк үзенчә көрәшә. Кайбер шәһәрләрдә, әйтик, Яңа Уренгойда, газлы баллоннарны сатуны чикләгәннәр. Ләкин нәрсә ул чикләү? Кайдадыр барыбер табарга мөмкин дигән сүз. Һәм табалар да. Ай саен хокук саклау органнары аэрозольләр иснәү нәтиҗәсендә дистәләрчә үлемне терки. Шул ук вакытта белгечләр әле һаман токсикомания – бик нык таралмаган күренеш, дип тәкрарлый. Баллон хәвефсез һәм алкогольдән йомшаграк, имеш. Рәсми статистика да, Русиядә токсикоманнар саны елдан-ел кими, дип исбатлый. 2015 елда шундый диагнозлы 5764 кеше теркәлсә, 2016 елда 4168 булган. Чын саннар, әлбәттә, күбрәк, күп кенә снифферлар табиблар күзенә эләкми бит.
Бу афәткә каршы тыю чаралары белән көрәшү файдасыз, моны контрольдә тотып та булмый. Кызганычка каршы, балаларга көнкүреш химиясе сату тыелмаган. Теләсә нинди бала теләсә кайсы хуҗалык кибетендә токсикоманның гади җыелмасын – полиэтилен капчыклар, клей, баллоннар, төрле аэрозольләр, һава сафландыргыч сатып ала ала. Болар барысы да, алкогольдән аермалы буларак, һәркемгә һәркайда һәм теләсә кайсы вакытта сатыла!
Резеда ГАЛИКӘЕВА.