Көннәр суытты. Шул сәбәпле, башкалада тугыз балалар бакчасы, ике мәктәп, Аврора урамындагы Балалар йортына инде җылылык бирелгән.
Уфа инженерлар челтәренә ягулык бирүне сорап, 24 оешма гариза язган. Алар арасында мәгариф учреждениеләре, шулай ук, дәваханәләр һәм бала тудыру йортлары да бар.
Норма буенча һава температурасы 5 көн дәвамында 8 градустан күтәрелмәсә, җылылык бирелә. Ләкин Уфа инженерлар челтәренә гариза язып, аны алдан хәл итәргә дә мөмкин. Туңып утырырга кирәкми...