-2 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 Октября 2018, 07:11

Корылтай ветераннарын онытмый

Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан тантанлы чара үтте. Очрашуга республика парламенты ветераннары чакырылган иде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Өлкән буын вәкилләрен Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова котлады. Ул ветераннарга ныклы сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге теләде һәм хәзерге Башкортстан законнар чыгару базасын булдыруда аларның өлеше зур булуын билгеләп үтте.

Чарада катнашучыларны, шулай ук, Дәүләт җыелышы Секретариаты җитәкчесе Марат Шәйхулов тәбрикләде һәм парламентның бүгенге эшчәнлеге турында сөйләде.

Өлкән буын вәкилләре өчен бу чара бер-берсе белән очрашу, аралашу, озак еллар бергә эшләү чорын искә алу мөмкинлеге бирде. Ветераннар өчен бәйрәм табыны оештырылды, Уфа сәнгать училищесы студентлары аларга концерт күрсәтте.