Былтыр спиртлы эчемлекләргә хирыслыктан һәм шушыңа бәйле авырулардан 49 мең кеше үлгән. Ун ел элек бу сан 75 мең булган. Мәсәлән, 12276 кеше сыйфатсыз яисә ялган алкоголь корбанына әйләнгән. Шулай ук спиртлы эчемлекләрне артык күп кулланудан барлыкка килгән бавыр циррозыннан 10 мең кеше үлгән.
Өч мең кеше “хроник алкоголизм” диагнозыннан мәрхүм булган. 460 кешене — алкоголь панкреатиты, 270 кешене алкоголь психозы гүргә керткән.