Сибай шәһәре янындагы Золото поселогы урманы инде бер атнага якын яна.
Урман сазлык урында урнашканлыктан, анда янгын сүндерү машинары керә алмый.
Янган җир мәйданы 2 гектарга якын тәшкил итә. Урындагы халык һәм Сибайда яшәүчеләр үз көчләре белән урманны саклап калырга тырыша.
Бәхеткә, әлегә зыян күрүчеләр теркәлмәгән.