+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 октябрь 2018, 12:05

Макгрегор Уфа полициясенә килгән

Уфа полициясенә үзен ММА сугышчысы Конор Макгрегор дип атаган кеше мөрҗәгать итә һәм Дагыстан спортчысы Хәбиб Нурмагомедовка каршы гариза яза.

Ул үзен Русия боксчысы тукмавына зарлана һәм аны табуларын үтенә. Полиция гаризаны терки.
Бу эш каралмаячак, чөнки әлеге хәл Уфа территориясендә түгел, ә Лас-Вегаста (АКШ, Невада штаты) булды. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы әлегә бу уңайдан комментарий бирми.
Нурмагомедов UFC 229 турниры кысаларында дүртенче раундта Макгрегорны җиңде һәм чемпион титулы алды. Алыштан соң ирландлы русиялегә каршы реванш сугышы үткәрергә теләк белдергән.
Нурмагомедов өчен бу җиңү - 27нчесе. Макгрегорда - 21 җиңү, ул дүртенче тапкыр җиңелгән.



Фото: John Locher/APPhoto.
Читайте нас: