+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 Октября 2018, 11:04

Радий Хәбировка сорауларыгыз бармы?

Бүген 15 сәгать 15 минутта БСТ каналында Радий Хәбировның республика Башлыгы вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы итеп тәгаенләнүенә багышланган телемарафон үтәчәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Җиде сәгать дәвамында республикада соңгы сәяси хәлләр турында экспертлар белән сөйләшү булачак. Эфирга билгеле җәмәгать эшлеклеләре, политологлар, тарихчылар, социологлар, эшкуарлар һәм спортчылар киләчәк.

Шушы сәгатьләрдә Радий Хәбировны депутатларга тәкъдим итү чарасының тулы версиясе күрсәтеләчәк.