Кичә, 16 октябрьдә, Башкортстан Иҗтимагый палатасы “Уфа” халыкара аэропортына республика тарихында тирән эз калдырган шәхеснең исемен бирү мәсьәләсе буенча "түгәрәк өстәл" оештырды. “Башкортостан” дәүләт концертлар залында үткән чарада дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, экспертлар, башкалада яшәүче актив кешеләр, журналистлар катнашты.
Төбәктәге Иҗтимагый палата җитәкчесе Ольга Панчихина кайнар линия, электрон почта һәм халыктан сораштыру нәтиҗәсендә 40 кандидатура буенча 1 мең 500 кешенең фикере кабул ителүен белдерде.
—Кешеләр республиканың төрле тарафларыннан шалтыратты. Бер генә проектның да мондый зур кызыксыну тудырганы юк иде, — диде ул.
Барлык фикерләрне исәпкә алып төзелгән исемлек — 10 лидерның исеме билгеле булды. Менә алар:
Муса Гәрәев, хәрби очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое;
Салават Юлаев, милли герой;
Мостай Кәрим, халык шагыйре, язучы;
Сергей Аксаков, язучы;
Рудольф Нуриев, балет артисты;
Миңнегали Шәйморатов, генерал-майор;
Федор Шаляпин, опера җырчысы;
Алексадр Матросов, Советлар Союзы Герое;
Михаил Нестеров, рәссам;
Сергей Довлатов, язучы, журналист.
18 октябрьдә әлеге исемлек Русия Иҗтимагый палатасына җибәреләчәк һәм великиеимена.рф. порталында урнаштырылачак.
Икенче этапта — 22-28 октябрьдә гражданнар әлеге исемлеккә кермәгән шәхесне тәкъдим итә ала. Тик ул 500 тавыш җыярга тиеш.
Өченче этапта — 29 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр социаль сорау алу нәтиҗәсендә өч лидер билгеләнәчәк.
Дүртенче этап — финал. Ул 8-30 ноябрьдә үтә. Һәр кеше бер аэропорт, бер исем өчен тавыш бирә алачак. 5 декабрьдә аэропортка биреләчәк исем билгеле булачак.
“Уфа” аэропортына бергәләп исем бирик, дуслар!