-4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 Октября 2018, 09:11

Башта штрафыңны түлисең

20 октябрьдән водитель таныклыгын тергезүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Аларга ярашлы, автомобильчеләр таныклыкны бөтен штрафларын түләп бетергәч кенә тергезә ала. Шулай ук аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә имтихан тапшырырга туры киләчәк.

Әгәр дә водитель таныклыгыннан машинага исерек килеш идарә иткән өчен мәхрүм ителгән булса, ул медицина тикшерүе үтәргә тиеш булачак.

"Права"ны ЮХХДИның теләсә кайсы бүлегендә алырга мөмкин. Моның өчен мәхрүм ителү вакыты чыгар алдыннан 30 көн алдан гариза тапшырырга кирәк. Моны электрон төрдә дә эшләп була.