+4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 Октября 2018, 09:45

\"Роберт абый - безнең шагыйрь!\"

"Әллүки" журналының октябрь саны күренекле якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышланды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Сөенче! "Әллүки"нең яңа саны дөнья күрде. Журналның әлеге саны Роберт Миңнуллин иҗатына багышланды.

Шагыйрь сүзләренә язылган күңелле җыр, аның шигырьләре буенча төзелгән кроссворд, кызыклы биремнәр, "Кабак белән Карак турында" кечкенә әкият - боларның барысы да балаларның күңеленә хуш киләчәк. Шулай ук, бу санда укучыларның шагыйрь иҗаты буенча рәсемнәре дә урын алган.

Ә инде "Нәни йолдыз" рубрикасында Роберт Миңнуллин шигырьләрен яратучы, аларны ятлап республика бәйгеләрендә җиңүче сәләтле кыз - Дарина Ергизова белән танышырга мөмкин.

Журналда яшь дусларга шәп бүләк - Роберт Миңнуллинның кечкенә шигырьләре урын алган китапчык
та бар әле.

Кыскасы, "Әллүки"нең 10нчы саны бик шәп һәм матур. Журналны редакциядән сатып алырга мөмкин. Белешмә өчен телефон: 8(347) 272-62-19