Уфада полиция хезмәткәрләре, волонтерлар һәм якыннары 12 яшьлек Элина Сәлимҗанованы эзли. Кыз 24 октябрьдә Орджоникидзе районында өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.
Элина Сәлимҗанованың буе 168 сантиметр, чәчләре - уртача озынлыкта, кара, күзләре - ачык-зәңгәр. Югалган көнне кара-зәңгәр төстәге капюшонлы куртка, зәңгәрсу шапка һәм кара джинс чалбар кигән булган.
Шәһәр халкының сәүдә үзәкләрендә, кафеларда, АЗСларда игътибарлы булуы һәм Элинаны күрүчеләр булса, 8(927) 969-89-19, 8(927) 941-65-11 яисә 02 телефоннарына шалтыратулары сорала.