Быел сигез айда Башкортстаннан 40 меңнән артык кеше киткән, 36 меңнән артыгы килгән. Җитмәсә республика эчендә дә тегендә-монда йөрештереп кенә торабыз. Шушы чорда 70 мең кеше бер районнан икенчесенә күчкән.
Сигез айда миграция нәтиҗәсендә халык саны 4889 кешегә кимегән. Узган елның шуш чорында 221 кешегә арткан булганбыз. Бу бару белән барса...
Шулай да 19 муниципаль районда һәм 3 шәһәр округында халыкның артуы күзәтелә.