+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 Ноября 2018, 07:22

Халыклар бердәмлеге көне белән!

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортстанда яшәүчеләрне Халыклар бердәмлеге көне белән котлады. Анда болай диелә:

Добавить в предпочтительные источники Google
"Үз Ватаны, тарихы һәм мәдәнияте белән горурланучы һәркемгә бу бәйрәм кадерле.

Башкортстан халкы республика язмышы өчен генә түгел, ил язмышы өчен дә һәрвакыт үзен җаваплы тойды. Катлаулы, авыр елларда алар моны бик еш исбатлады. Әлеге традицияләрне дәвам итеп, республика үзенең 100 еллык юбилеена якынлаша. Башкортстан икътисадны, социаль мохитне, халыкара мөнәсәбәтләрне үсетүдә зур көч сала.

Башкортстан бик күп халыкларның уртак йорты булсын өчен без барысын да эшләргә тиеш. Ата-бабаларыбызның традицияләрен саклау, яшьләрдә туган якка мәхәббәт тәрбияләү - төп бурычыбыз".