12 яшьлек Алексей Третьяков Нефтекама шәһәре янындагы Азия авылыннан 4 ноябрьдә чыгып киткән. Шуннан бирле үсмернең кайдалыгы турында бер хәбәр дә юк.
Алексейны волонтерлар һәм полиция хезмәткәрләре эзли. Малайның буе 140 сантиметр, ул ябык гәүдәле, коңгырт чәчле, күзләре яшел. Өстенә кара-зәңгәр төстәге, җиңнәрендә кызыл буйлары булган куртка, куе яшел төстәге шапка, ак лампаслы зәңгәр трико, кара-зәңгәр резина итекләр кигән булган.
Алексей турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрнең полициягә яисә эзләүче төркемгә 8-927-969-89-19, 8-987-607-55-26 номерлары буенча шалтыратуы сорала.