+2 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 Ноября 2018, 10:08

Музей комплексларын дәүләт саклый

Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова профильле комитетның утырышын үткәрде.

title
Сенаторлар тарихи-мәдәни музей-тыюлыкларны һәм музей комплексларын дәүләт дәрәҗәсендә саклау мәсьәләләрен законга ярашлы көйләүне камилләштерүдә “Русия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр) объектлары турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” проектын хуплады.

Утырышка йомгак ясап, Лилия Гомәрова закон проектын кабул итү музей-тыюлыклар территорияләренә карата дәүләт сагы чараларының нәтиҗәлелеген арттырырга булышлык итәчәген белдерде.