+4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 Ноября 2018, 10:15

Онкология диспансеры корпусы киләсе елда сафка кертеләчәк

Республика клиник онкология диспансеры корпусы “Башкортстанның 100 еллыгына – 100 объект” программасы кысаларында төзелә. Төзелеш республика бюджетыннан финанслана.

Добавить в предпочтительные источники Google
Объектта монолит-каркас эшләре тәмамланган. Бизәкләү эшләре дәвам итә. Беренчедән тугызынчы катка кадәр тәрәзәләр урнаштырылган. Моннан тыш, эчке инженер челтәрләре буенча эшләр бара. Гамәлдә булган хирургия корпусында җылылык пункты монтажлана. Төзелеш графикка ярашлы бара, объект киләсе елның дүртенче кварталында файдалануга тапшырылырга тиеш.