+4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 Ноября 2018, 11:43

Әмирнең роботы - дөньяда иң \"текә\"се!

Уфа укучы төзегән робот-җыештыручы ун илнең 400 машинасы арасында җиңү яулаган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яшь гений Әмир Ибраһимов ясаган робот DustBot йорт, урам җыештыру буенча күптөрле функциягә ия. Ул кояш батареяләрендә эшли. Робот-машинага ультрашәмәхә лампалар куелган һәм алар вируслар белән "көрәшә". Малай Уфаның "Глобус" балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнә.

Әмир Мәскәүдә үткән «RoboLiga World-2018» инжиниринг һәм робот-техника буенча халыкара чемпионатта җиңү яулады. Уфа укучы төзегән робот-җыештыручы ун илнең 400 машинасы арасында иң яхшысы булды.