Кояш нурлары битне "кытыклый" башлауга, йомшак кына кагылган кулларның җылысын тоясың. Әнкәй куллары... Авыр эштән сөялләнеп, ярылып бетсәләр дә, иң назлы, иң йомшак куллар...
Кызганычка каршы, Җир йөзендә әтиле-әниле булу бәхетеннән мәхрүм балалар бик күп. Мәсәлән, Русиядә 2017 елда 449 383 ятим бала исәпләнгән. Аларның күпчелеге - «социаль ятимнәр», ягъни әти-әниләре исән, ләкин алар ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, я бөтенләй балаларын тәрбияләүдән баш тарткан.
Русиянең бу җәһәттән уңай төбәкләре - Ингушетия, Чечен, Дагыстан, Калмык, Чувашстан республикалары, Краснодар крае, Ханты-Манси автономияле округы — Югра, Воронеж өлкәсе. Ә иң проблемалы төбәкләр булып Ерак Көнчыгыш, Смоленск өлкәсе санала.
Башкортостан - исемлекнең уртасында. 2017 елда төбәктә 13130 ятим бала исәпләнгән. Аларның 1344е гаиләгә урнаштыруга мохтаҗ булган.
Әлбәттә, төбәктә ятим сабыйларны үз әти-әнисенә кайтару, яңа гаиләгә урнаштыру, гаилә институтын ныгыту, балалар ятимлеген булдырмау җәһәтеннән зур эшләр башкарыла. Ә шулай да, ни кызганыч, әти-әниле ятимнәр саны бер дә кимүгә таба түгел...