+2 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 Ноября 2018, 11:51

Сабыйларын дүрт тәүлеккә \"оныткан\"...

Авыргазы районында 24 яшьлек күпбалалы анага суд карары чыгардылар.

title
Авыргазы районы суды 24 яшьлек күпбалалы анага "балигъ булмаган балаларны тәрбияләүдә бурычын үтәмәү" статьясы буенча хөкем карары чыгарды.

Мәгълүм булуынча, яшь ана, сентябрь аенда берсеннән-берсе бәләкәй өч баласын Наумкино авылындагы ташландык йортта үзләрен генә калдырып, 4 тәүлек буена танышы йортында кәеф-сафа корган. Җылылык, су, бернинди яшәү шартлары булмаган өйдә үзләре генә көн күргән сабыйлар янына төнгелеккә картәниләре килгән, ризык китергән. Ә аннары бу хәлне прокуратурага хәбәр иткән.


Суд хатынга җәзаны штраф рәвешендә билгеләгән. Балаларның икесен социаль-реабилитация үзәгенә урнаштырганнар. Ә ана кеше үзе кече улы белән авыр тормыш хәлендә калучы хатын-кызлар өчен булдырылган «Ярослава» кризис үзәгендә. Бер үк вакытта эш эзләү белән дә мәшгуль.