0 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 Ноября 2018, 06:34

Балаларга саклану вакыты чыккан инсулин кадаганнар...

Бу хәл Республика балалар клиник дәваханәсендә булган дигән хәбәр дөресме?

Добавить в предпочтительные источники Google
Моны республиканың хокук саклау органнары тикшерә. Төбәк Тикшерү комитеты тикшерү алды нәтиҗәләре буенча дәваханә эшчәнлегенә карата җинаять эше кузгаткан.

"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, ведомствода җинаять эше ачуны тикшерү озайлы эксперт тикшерүләре вакытында вәкаләтләрне киңәйтү өчен, дип аңлаталар. Медицина оешмасында эшләүче табибларның эшчәнлегенә юридик бәя биреләчәк.

Хокук органнары дару препаратларын тәэмин итүне һәм аларның сыйфат һәм хәвефсезлек таләпләренә туры килүен тикшерә, медицина хезмәткәрләре һәм биредә дәваланучылардан сорау ала.