+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 Ноября 2018, 21:00

Күперләр язмышы хәл ителде

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча Бөрҗән районының Нәби һәм Яңа Монасыйп авылларында күперләр төзү һәм аларны арытаба файдалану мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үтте.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Уралдорстрой” оешмасы килешү шартларын үтәмәү, шулай ук, Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитетының проект өлешенә үзгәрешләр кертү (тросны алыштыру) турындагы йөкләмәсе башкарылмау сәбәпле, күпер вакытында файдалануга тапшырылмаган. Утырышта күпергә яңадан экспертиза үткәрү турында карар кабул ителде. Бүген Бөрҗән районы хакимияте Юл хуҗалыгы идарәсе, “Башкирдортранспроект” предприятиесе белән берлектә объектта тиешле чараларны гамәлгә ашыру һәм техник кисәтүләрне бетерү буенча “юл картасы” булдырды. Нәтиҗәдә, Нәби авылындагы күпер киләсе елның 1 апреленә файдалануга тапшырылачак.
Киңәшмә барышында, шулай ук, урындагы әһәмияттәге автомобиль юлындагы Агыйдел елгасы аша күпергә бәйле хәл каралды. Биредә “Лидер” оешмасы графиктан артта калып эшләрнең бер өлешен башкарган. Районга подрядчы оешма белән килешүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителде. Төзелешне тәмамлау башка оешмага тапшырылачак. Барлык эшләрне дә тиешле вакытка төгәлләү максатында район хакимияте Юл хуҗалыгы идарәсе белән берлектә “юл картасы” булдырды. Күперне киләсе елда файдалануга тапшыру күзаллана.