"Бездә автобуслар белән эш даими алып барыла. Һәр көнне административ протоколлар тутырабыз. Быел транспорт белән алкоголь кулланган килеш идарә итүче 72 автобус водителе тоткарланды. 16 автобус водителе руль артына таныклыкларын алдырган килеш утырган. Шул ук вакытта, 2018 елда автобус водительләре белән юл-транспорт фаҗигаләре кимүгә бара. Бу планлы эш алып барыла дигән сүз. Без киләчәктә дә профилактик чаралар күрүне дәвам итәчәкбез", - диде ведомство җитәкчесе.