+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 Ноября 2018, 14:14

Гаепсездән гаепле ясаганнар

Полиция хезмәткәрләре шантаж юлы белән Уфа кешесеннән зур күләмдә акча алганнар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада 26 һәм 27 яшьлек ике полиция хезмәткәре бер ирдән 310 мең сум акча таптырган. Сумманы бирмәгән хәлдә, наркотиклар саклауда гаепләп, төрмәгә утырту белән куркытканнар.

Ир 250 мең сум акча һәм кибетләргә 60 мең сумлык сертификат алып, хокук сакчыларына биргән. Соңыннан полициягә гариза язган.

14 ноябрь көнне полиция хезмәткәрләре кулга алынган. Бу очрак буенча җинаять эше ачылган, тикшерү бара.