-5 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 Ноября 2018, 10:50

Уңга карасаң да юк, сулга карасаң да юк...

Нәрсә юкмы? Юллар инде. Республикада керү юллары начар хәлдә булган микрорайоннар байтак. Бүген Хөкүмәттә үткән киңәшмәдә шушы мәсьәлә дә каралды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров юллар төзү һәм ремонтлау өчен урындагы материалларны активрак кулланырга тәкъдим итте.

— Халык җир бүлгән, газ һәм электр үткәргән өчен рәхмәт әйтә. Әмма һәр җирдә дә юллар проблемасы кискен тора. Йортларны тездән пычракка батып төзергә туры килә. Кешеләр генә түгел, техника да үтеп керә алмый. Әйдәгез, аларга ярдәм итик. Каракомда яшәмибез бит, комташ үзебездә әллә күпме, — диде ул.

Муниципаль властьлар үз мохтаҗлыклары өчен файдалы казылмалар чыгара аламы? Тиешле хезмәтләр шушы сорауга ачыклык кертәчәк. Төзелеш материаллары кулланылачак юллар урындагы юллар исемлегенә кергән булырга тиеш.

Радий Хәбиров 2025 елга кадәр һәр муниципалитет буенча керү юлларын төзү һәм ремонтлауның “юл картасы”н булдырырга күрсәтмә бирде.