+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 Ноября 2018, 07:16

Бүген күрәчәк төшне беркемгә сөйләмәгез!

Алдагы кыш та, тормыш та бүгенге көнгә бәйле.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әгәр бүген көн аяз һәм чатнама суык булган булса, бу кышка аяк басуны һәм аның бик салкын киләчәген аңлатыр иде. Тик бүген синоптиклар җепшек кар явуын вәгъдә итә. Димәк, кыш карга бай була. Ә киләсе язда явым-төшем күп булачак, дип фаразлана. Искә алып торыгыз, бүген көн буе кар яуса, алдагы елда мул уңыш көтелә.

Бүген төнлә күргән төшегезне беркемгә дә сөйләмәгез. Яхшы булса — кабул булмас, ә начар төш булса, аламага юрарлар. Халыкта шундый ышану да таралган: 21 ноябрьдә туган кеше озын гомерле була.