+4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 Ноября 2018, 12:50

Кытайга бар да чәй эчәлми кайт инде...

"Жемчужная река" туроператоры туристларны кәкре каенга терәгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кичә Уфадан 20 турист Кытайның Хайнань утравына килеп төшкән. Шуннан ни булганы?!

Бик кызганыч хәл булган: аларны аэропортта каршы алучы гид та, трансфер да булмаган. Уфалылар отельга кадәр үзләре генә барып җиткән. Тик анда да аларны көтеп торучы булмаган. Безнекеләр урнашырга тиешле номерларга беркем дә бронь салмаган.

Кыен хәлдә калган туристларга утрауның бөтенләй икенче ягында отельләр тәкъдим иткәннәр. Аларда да төрле проблемалар килеп чыккан. Зур акчалар түләгән халыкта ял кайгысы калмаган. Менә шулай "Жемчужная река" туроператоры туристларны кәкре каенга терәгән...