-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 Ноября 2018, 21:00

Ярдәм соңламасын!

Уфада Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Артур Әхмәтханов җитәкчелегендә юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча инструкторлык-методик җыен үтте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чарада Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе, ЮХХДИ идарәсе, республиканың Гадәттән тыш хәлләр, Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетлары, Сәламәтлек саклау, Мәгариф министрлыклары, Уфа шәһәре хакимияте җитәкчеләре катнашты.
Анда республика юлларында килеп туган юл-транспорт фаҗигаләре сәбәпләрен анализлау нигезендә юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү, ашыгыч һәм беренчел медицина ярдәме күрсәтү, кышкы чорда юл хәрәкәте үзенчәлекләре мәсьәләләре каралды.
Республикада тәүлек әйләнәсенә 307 ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадасы эшли, нормативларга ярашлы, бу юл транспорт һәлакәтенә тарыганнарга ярдәм күрсәтү өчен җитәрлек. Агымдагы елда республика федераль бюджет акчалары исәбенә 25 автомобиль алачак, тагын 172се республика казнасы исәбенә сатып алыначак.