0 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 Ноября 2018, 12:40

УДНТУга - 70 яшь!

Университет илнең иң яхшы уку йортлары исемлегенә кертелгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бүген Уфа дәүләт нефть техник университет үзенең 70 еллыгын билгели. Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты.

- Башкортстан нефть һәм газ буенча илдә дан тота. Монда УДНТУның роле бик зур. Бу уку йорты 100 меңнән артык белгеч әзерләде. УДНТУда 50 меңнән күбрәк чит илдән килгән студент укый. Бу да университетның киң билгеле булуын күрсәтә, - диде Радий Фәрит улы.

Радий Хәбиров университет преподавательләренә югары дәүләт бүләкләре тапшырды һәм студентларны һәм укытучыларны бәйрәм белән котлады.

Бу уку йорты илнең иң яхшы 30 уку йорты исемлегенә кертелгән.

Бәйрәмдә бу уку йортын тәмамлаган, бүген илнең төрле почмакларында югары вазыйфа биләүче җитәкчеләр дә катнашты.