+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 декабрь 2018, 13:04

Халык иҗаты – мәңге саекмас чишмәдер...

Шаран районында I республика “Туй йоласы” фестивале үтте.

“Гаилә елы”на багышлап үткәрелгән бу чарада Башкортстанның 20 районыннан, Ырынбур, Төмән һәм Чиләбе өлкәләреннән килгән фольклор коллективлары, халык һөнәрләрен һәм кәсепләрен тергезүчеләр үз осталыгын күрсәтте. Фестивальдә барлыгы 500дән артык кеше катнашты.


Ике көн дәвам иткән гаҗәеп күп бизәкле һәм бай эчтәлекле фольклор бәйрәмен Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Шаран районы хакимияте оештырды.
Фестивальдә башкорт һәм татар, урыс халык иҗаты өлгеләре — борынгы гаилә традицияләренең барлык байлыгын үз эченә алган туй йолалары күрсәтелде. Тамашаларны режиссер Редик Ганиев сәхнәләштерде. Программа кысаларында башкорт фольклоры буенча семинар, “Идел-Урал төбәге халыкларының туй йоласы” дигән темага “түгәрәк өстәл”, фольклор коллективларының иҗади очрашулары үтте. Кул осталары ясаган әйберләр, “Туй бүләге” дип аталган милли ашлар күргәзмәләре бәйрәмгә килүчеләрдә зур кызыксыну уятты.
Коллективлар иҗатына филология фәннәре докторы, күренекле фольклорчы Розалия Солтангәрәева рәислегендәге дәрәҗәле жюри бәя бирде.
Гран-прига Дәүләкән районыннан “Дим” башкорт халык ансамбле лаек булды. Беренче урын Шаран районының “Нағыштар” фольклор коллективына бирелде. Шулай ук аерым номинацияләр буенча дипломнар һәм махсус призлар тапшырылды. Мәсәлән, Туймазы районы Төмәнәк авылының “Төмәнәк” татар халык
фольклор ансамбле I дәрәҗә дипломга һәм “Яучы биюе” номинациясендә махсус призга лаек булды. Аларга, шулай ук, халык иҗатын үстерү һәм саклау өлкәсендәге казанышлары өчен Шаран районы хакимиятенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Гомумән, күп еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт салучы Раушания Зарипова җитәкчелегендәге әлеге коллектив борынгыдан килгән милли җәүһәрләрне саклау, тамашачыга җиткерү буенча уңышлары белән сөендерә. “Төмәнәк” ансамбле башкарган җырлы-биюле күренешләр татар халкының милли үзенчәлекләргә, иҗат энҗеләренә ифрат бай икәнен күрсәтеп тора.
— Фестиваль күпмилләтле республикабызда традицион мәдәниятне үстерү өчен зур әһәмияткә ия. Бәйрәм Башкортстан халыкларының дуслыгын, аларның рухи бердәмлеген ныгытуга, Бөтендөнья фольклориадасы алдыннан фольклор коллективларның иҗади дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итә, — диде Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев әлеге зур чараның гала-концертында. Ранис Рәис улы Шаран районы хакимияте башлыгы Илгиз Сәмигуллинга төбәкарага әверелгән шушы зур чараны оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен министрлыкның Рәхмәт хатын тапшырды.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Шаран районы.
Читайте нас: