+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 декабрь 2018, 22:43

"Башнефть"нең Директорлар советы үзгәрешләр кичерде

"Башнефть"нең Директорлар советы рәисе итеп "Роснефть"нең беренче вице-президенты Павел Федоров сайланды.


Республиканың элекке Башлыгы Рөстәм Хәмитов "Башнефть" акционерлар җәмгыятенең Директорлар советына кабул ителде.


Моннан тыш, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Олег Полстовалов да шушы ук вазыйфага тәгаенләнде.


Советта алар элекке вице-премьер һәм җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Евгений Гурьевны һәм әлеге вице-премьер Фәрхәд Самедовны алыштырдылар.
Читайте нас: