+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 Декабря 2018, 08:54

Фаҗиганең сәбәбе нәрсәдә?

Туймазыда өч бала гомерен өзгән янгынның кайбер сәбәпләре билгеле булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Тикшерү комитеты “саксызлык буенча ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Һәлакәт булган урынга тикшерү-оператив төркем чыкты, алар составында Русия Тикшерү комитетының территориаль тикшерү бүлеге җитәкчеләре һәм тикшерүчеләре, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре бар.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, янган чыккан вакытта балалар өйдә үзләре генә булган.

Хәзерге вакытта вакыйга урынында тикшерү үткәрелгән, балаларның үлеме һәм торак йортның януы сәбәпләрен билгеләү максатыннан суд экспертизасы билгеләнгән. Кечкенә яшьтәге балаларны өлкәннәрнең караучысыз калдыруы, шулай ук фаҗигагә китергән башка хәлләр ачыклана.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.