+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 Декабря 2018, 07:22

Яңа елда өлкәннәр дә могҗизалар көтә

8 яшьләр тирәсендә балалар Кыш бабайның чынлыгына ышанмый башлый икән. Бу хакта Эксетера университеты белгечләре хәбәр итә. Алар өлкәннәр арасында әлеге җәһәттән махсус тикшеренү үткәргән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Тикшеренүдә катнашучыларның өчтән бере әле дә Кыш бабайның барлыгына, Яңа ел төнендә серле тылсым белән иң изге теләкләренең чынбарлыкка ашуына ышанасы килүен белдергән.

Кайберәүләр исә бала чакларында, Кыш бабайның әкияти герой икәнлеген белгәч тә, әти-әниләренә бу хакта әйтмәүләрен, һаман ышанган булып кылануларын сөйләгән.

Ниндидер якты сергә төренеп, тагын бер Яңа ел якынлаша. Һәркайсыбызга ул яхшылыклар гына алып килер дип ышаныйк, якты уй-хыялларыбыздан баш тартмыйк, дуслар! Могҗизага ышаныгыз!