Гомер буе утын ягып җылытылган авыл өйләрендә хәзер тәүлек буе бер температура тотып була. 45 ел бергә яшәгән Илүсә апа белән Фидәрис абый Гыйльфановлар: “Авыл өе бит ул, берәр җиргә чыгып киткәндә җылы булып калса, кайтып керүеңә суына. Газга күчкәннән соң, өебезнең даими җылы торуына сөенеп бетә алмыйбыз. Безнең гаилә корып, дүрт дистә ел бергә яшәвебез юбилеена бүләк итеп кабул иттек бу рәхәтлекне”, – диләр.
Фрунзе авылыннан бирегә килен булып төшкәч тә, колхозда савучы булып эшли башлаган Илүсә апа җылының кадерен яхшы белә шул. Сыерларны кул белән саву, салкын фермада эшләүләр сөякләргә үтеп калган. Фидәрис абый колхозда алдынгы механизатор була. Тырыш, уңган гаиләдә бер кыз һәм өч ул тәрбияләп үстергән алар. Улларының барысы да солдат хезмәтен лаеклы үтәп кайткан. Ата-анага охшап, балалары тәрбияле, булдыклы, барысы да тормышта үз урынын тапкан. Фидәрис абый – ата нигезендә төпләнеп калган кеше. Күндәм, эшчән, олыны олы, кечене кече итә белгән Илүсә апа Әсма бианасы белән 32 ел ана белән кызы кебек аңлашып гомер кичергәннәр. Әлеге вакытта да парлылыкның кадерен белеп, төп нигездә туган-тумача, якыннарын кунак итеп, матур тормыш көтә Гыйльфановлар гаиләсе.
- Авылыбызга күптән көтелгән “зәңгәр ягулык"ның килеп җитүе өчен республикабыз, районыбыз җитәкчелегенә чиксез рәхмәтлебез! - ди Гыйльфановлар.
Миләүшә ӘХМӘТҖАНОВА.
Борай районы.