+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 Января 2019, 12:46

Бүрегеңне ки, шәлеңне бәйлә.

Кышкы салкыннар Башкортстанга соңлады әле.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ялларда республика территориясендә һава температурасы -12 градуска кадәр түбәнәячәк. Тик дүшәмбе, 21 гыйнварда, төбәккә салкыннар кайтачак.

"Башгидрометүзәк" мәгълүматлары буенча, атна башында бераз кар яву һәм буран көтелә, төнлә термометр баганасы 21 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 8-13 градус салкын көтелә.

Уфада исә 23 гыйнварда 22 градуска кадәр суыта.