-4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 Января 2019, 09:56

Клубны ачса, “Инцидент” ачар

Кырмыскалы районыннан Римма Сөләйманова әлеге системага юллаган хатында авылда клуб ябылуга зарлана.“Безнең Күлләр авылында 18 яшькә кадәр 20дән артык бала бар. Бәйрәмнәрдә булса да клубны ачсыннар иде. Балалар сәләтле, без төрле чараларны үзебез дә оештыра алабыз. Клуб иске, тендер үткәрелеп, капиталь ремонт ясалачак һәм быел ачылачак, дигәннәр иде. Шуннан бирле тавыш-тын юк. Мәктәп тә ябылды, суга да кытлык. Проблемалар баштан ашкан, безне дә ишетсеннәр иде”, дип язган ул Яңа ел алдыннан.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әлеге мөрәҗәгатькә Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Альфир САБИРОВ түбәндәге җавапны җибәргән:

“Авыл клубы, чыннан да, ябылган. Сәбәбе — халык саны аз булу: 43 йортта нибары 140 кеше яши. Клубка ремонт үткәреләчәк һәм ул ачылачак.

Мәктәп 2011 елда бала саны аз булу сәбәпле ябылды. Проблеманы хәл итү өчен укучыларны көн дә Ефремкино авылы мәктәбенә илтү оештырылды.

Территориядә су белән дә проблема бар. Ләкин ул акрынлап хәл ителә. Авылда, шәхси кулланылыштагы тугыз коедан тыш, гомум ике кое казылган. Суүткәргеч кертү мәсьәләсе буенча авыл биләмәсе башлыгы Наталья Иванова 2005 елда Күлләр авылы халкының су тәэминаты өчен тариф буенча түләүдән баш тартуы турында гариза язуы, шуңа күрә су бирү туктатылуы, ә былтыр торбаларның сүтеп алынуы турында җиткерде. Тикшеренү эшләре шуны күрсәткән, якындагы территорияләрдә Күлләр авылына кадәр су челтәре сузу өчен су запаслары юк”.

Күлләр авылында су юклыгына кеше ышанмас, билләһи.