+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 Января 2019, 12:19

Юлда янып киткән

Стәрлетамак районында "New Holland" тракторына хәрәкәт иткән вакытта ут капкан.

Добавить в предпочтительные источники Google
"Башкортостан" дәүләт телерадиокомпаниясе белдерүенчә, бүген Стәрлетамак районында төяүче экскаватор янган.

Вакыйга районның Веселая һәм Южный авыллары арасында булган.

"New Holland" тракторының двигателенә һәм кабинасына ут капкан. Янгынны 54нче янгын сүндерү бүлегеннән килеп сүндергәннәр.

Зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәпләре ачыклана.