Атап әйткәндә, ул — Русия Урман кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан федераль законның автордашы. Әлеге закон ел башыннан гражданнарга урманда ауган агачларны үз ихтыяҗлары өчен җыю мөмкинлеге бирде. Русиянең Административ хокук бозулар кодексына кертелгән үзгәрешләргә ярашлы, суд приставлары тарафыннан алиментчыларга карата кулланылган чаралар оптимальләштерелде, шулай ук, алкогольне законсыз саткан өчен җаваплылык көчәйтелде. Ягъни, закон гражданнарга ким дигәндә 30 мең сум (элек 2 мең сум иде) штраф салуны, ә ел дәвамында законны тагын бозса, җинаять эше кузгатуны күздә тота.
Башкортстанда алкоголизмга каршы көрәшкә юнәлтелгән үзгәрешләрне куллануны анализлау шуны күрсәткән: былтыр эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан алкогольне законсыз сатуның 834 очрагы теркәлгән, закон бозучыларга 11 миллион сум штраф салынган, 66 җинаять эше кузгатылган, 32 кеше хөкем ителгән.
Журналистлар белән очрашу вакытында Зариф Байгускаров агымдагы елга планнары, шул исәптән шәхсән үзе һәм башка депутатлар белән берлектә законнарга нинди үзгәрешләр әзерләве белән дә уртаклашты.
Ул белдерүенчә, иң мөһим яңалыкларның берсе авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрдә эшләгән кешегә шушы урында йорт салуны рөхсәт итүче үзгәрешләр булачак. Дөрес, йортны сатып булмаячак. Бу закон җир эшкәртүче фермерларга ярдәм йөзеннән әзерләнә. Алар үзләренә эшләү өчен уңайлы шартлар тудырачак, шул ук вакытта бу җирдә сату өчен торак төзелә алмаячак.
“Кара риэлторлар”га фатир яулап алуга киртә куйган үзгәрешләр дә әзерлек сызыгында. Мәсәлән, торак гаиләнең берничә кешесенеке булып исәпләнә һәм аларның берсе үз өлешен сатарга ниятли, ди. Мондый хәл кайчак “кара риэлторлар” тарафыннан файдаланыла. Алар бу өлешне сатып ала, анда яши башлый һәм, фатирдагы башка кешеләрнең тормышын тәмугка әйләндереп, аларны китәргә мәҗбүрили.
Депутатлар социаль нормага да җитмәгән бик аз квадрат метрга хокуклы булган кешеләргә фатирда яшәүне тыю турында кагыйдә кертергә җыена.
— Шулай ук, без аналарның тормышын җиңеләйтүче үзгәрешләр әзерлибез. Әле суд карары буенча, ананың исәбендә дәүләттән алынган балалар пособиесе, ана капиталы булган очракта да аны яба, акчасын ала алалар. Үзгә-решләр мондый тәртипне юкка чыгарачак, — диде депутат.
Былтыр илдә 10 мең балага карата җенси характердагы гамәлләр кылынган, шуларның 1800е 10 яшьтән кечерәк булган. Бу юнәлештә җәзаны катылату өчен законны камилләштерү тәкъдим ителә. “Вакыт үтү белән срогы чыгу” дигән төшенчә үсмерләргә карата җинаять кылу вакытыннан түгел, ә бала балигъ булган көннән исәпләнәчәк. Мондый җинаятьләрне яшерүчеләргә һәм хезмәт бурычы буенча балалар белән эшләргә тиеш булган, ләкин аларга карата җенси гамәлләр кылган кешеләргә җәза катгыйланачак.
Тагын бер үзгәреш балаларның хокукын яклауга кагыла. Әле югал-ган баланы аның смартфоны геолокациясе буенча эзләү өчен суд карарын алырга кирәк. Ә бу бик күп вакыт таләп итә. Бу тәртипне җиңелләштерергә телиләр. Үзе белән телефоны булган бала югалса, аны геолокация буенча эзли башлар өчен хокук сакчыларына ата-ананың ризалыгын алу да җитәчәк.
Гаиләләрдә низаглар, көч куллану очраклары, хәтта җинаятьләр саны арта. Монда күптән түгел Учалы районында булган хәлне искә алу да җитә.
— Бу өлкәдә законнарны камилләштерүне телевидение алып баручысы Оксана Пушкина үтенде, — ди Зариф Закир улы. — Гаиләдә көч куллануны кисәтү турында закон әзерләнә. Атап әйткәндә, анда даими гауга, сугыш чыккан гаиләләрдә ир белән хатынны вакытлыча икесен ике җиргә урнаштыру тәкъдим ителәчәк. Монысы — тагын да авыррак җинаятьләрне булдырмас өчен.
Зариф Байгускаров шәхсән үзе тагын бер закон нормасы өстендә эшли. Аның буенча балалар киеме тегүче предприятиеләр аларда яктылыкны чагылдыручы элементлар кулланырга тиеш булачак. Әле закон моны тәкъдим итә, ләкин мәҗбүриләми.
— Караңгыда яктылыкны чагылдыручы элементларсыз бала 7-8 метр ераклыктан күренми, — ди депутат. — Ә алар булганда водитель аны 120 метр ераклыктан күрә һәм аңа бәрелмәс өчен чара күреп өлгерә алачак.
Былтыр республика юлларында 23 сабый һәлак булуын исәпкә алсак, бу үзгәрешне кертү дә — өлгереп җиткән мәсьәлә.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.